|
Кереш сүзендә автор үзе дә бу турыда ачык әйтә: «Безнең балалык, вакыты дәһшәтле Ватан сугышы елларына туры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты. Без балалык чорыбызда таякны ат итеп уйный алмадык, бәлки чын атлар җигеп, колхоз басуында эшләдек... Атлар азайгач, үгез җиктек, сыер җиктек. Ни генә эшләсәк тә – мәктәптә пионер сборы уздырабызмы, җилкәгә сәнәк салып, иген басуына чыгып китәбезме – без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен дип чын күңелдән ышанып эшли идек...»
|