|
Илсөяр, авызын шул чишмәгә куеп торгандагы кебек итеп, иреннәрен ялап куйды. Ай, бигрәк салкын, бигрәк тәмле чишмә шул ул... Аннан соң Илсөяр будка морҗасыннан төтен чыкканын күрде һәм, йокысы килүдән күзе әчетсә дә, озаклап шул якка карап торды. «Кичтән бабай ипи изгән иде, шуны пешерә торгандыр... Кабартмасы да була инде аның алайса...» дип уйлады ул һәм аның күз алдында әле генә мичтән чыккан зур-зур кайнар ипиләр, зур чуен эчендә зур-зур бәрәңгеләр гәүдәләнеп, тамагын кытыкладылар... Менә Илсөяргә бабасы күпереп, кызарып пешкән зур бер арыш кабартмасы алып бирде. Илсөяр үз кулы белән тыгылып, чуеннан зур бер бәрәңге алып тоз сипте дә иреннәренә китерде... Илсөяр, чыннан да ашагандагы шикелле итеп, авызын чәпелдәтеп куйды. Ләкин бу, әлбәттә, хыял гына иде. Илсөяр, төкереген йотып, күзләрен йомды һәм хыял эчендә йоклап китүдән куркып, күзләрен ачты. Часовойларга карап алды ул, әле чүгәләде, әле басты, ничек кенә булса да Костин килгәнче йокламыйча түзәргә тырышты. Ләкин йокы барыбер үзенекен итте. Йокы Илсөяргә әле болай, әле тегеләй һөҗүм итте – күзен йомдыртты, иснәтте, ниһаять, кызны җиңде.
|