|
|
Busı өc tәnkә, barısı bula... (Yәnәdәn isәplәp.) Ike, өc, durt, durt sum da yegerme tien. (Portmonetına sala.) Өc tәnkәsenә bilet alsaq, qaladır ber sum yegerme tien. Anısı barırga-qaytırga bulsa: xәyer, citә ikәn cituen, tulke ber dә barası kilmi sul. Icmasa, әti dә qaytmadı.
|
|
|
Хәбибрахман (ишеккә таба карап, үз-үзенә). Мин әле барам дип әйтеп бетерергә дә өлгерә алмадым, ә ул киенергә дә кереп китте. Нишләргә икән инде, шулай ук барырга туры килер микәнни? Әти орышмас микән? Без чыгып киткәнче, кайтып керсә генә ярар иде. Бармый калыр идек. Хатын ул әтинең гадәте начар икәнен белми. Беркөнне Гали хаҗи Гаптерахманы белән чәйгә кергән өчен дә колагымны шулай итеп борып алды. (Борып күрсәтә.) Күзләремнән утлар күренде. Аны кешегә сөйләп йөреп булмый. «Әти колакны борды» дип хатынга әйтсәң, хатын хәзер ул: «Һәй, нәни бәби! Шул башың белән колагыңны бордырып торасыңмы?» – дип мыскыл итәргә тотына. (Кесәсен капшап.) Барабыз баруын да, әле кесәдә барырлык акча бар микән? (Портмонетын алып, акчаларын өстәлгә бушатып саный.) Унбиш тиен дә унбиш тиен – утыз тиен, тагын унбиш тиен, була кырык биш тиен. Тагын биш тиен, булды илле тиен, илле тиен дә егерме тиен, була җитмеш тиен. Тагын илле тиен. (Бармаклары белән исәпләргә керешеп) Йөз, йөз ун, йөз егерме, булды бер сум да егерме тиен. Бусы өч тәңкә, барысы була... (Янәдән исәпләп.) Ике, өч, дүрт, дүрт сум да егерме тиен. (Портмонетына сала.) Өч тәңкәсенә билет алсак, каладыр бер сум егерме тиен. Анысы барырга-кайтырга булса: хәер, җитә икән җитүен, түлке бер дә барасы килми шул. Ичмаса, әти дә кайтмады. Әллә бармыйм микән? Ничек итеп бармый калырга? Ә, булды. Менә монда качып утырам да, әти кайткач кына, торып чыгам. (Диван башына барып посып утыра. Факиһә килеп чыга.)
|