|
|
Bөyerenә tayandı da, keckenә genә ap-aq itek-citeklәre belәn yues qar cәcrәtep, bөtercektәy bөterelep quydı, qıbırsıq. Kilesep tә tora ikәn uzenә. Nep-neckә bille, tez tinenten genә yazgı pәltәse dә, basına bәylәgәn allı-gөlle, buy-buy sarfı da өzderep kilesә. Ә bigrәk tә әlege sul uyıncıqtay cinel aq citeklәre!
|
|
|
— Артистка шул. Күр менә, күргәнең булмаса! Бөеренә таянды да, кечкенә генә ап-ак итек-читекләре белән юеш кар чәчрәтеп, бөтерчектәй бөтерелеп куйды, кыбырсык. Килешеп тә тора икән үзенә. Неп-нечкә билле, тез тиңентен генә язгы пәлтәсе дә, башына бәйләгән аллы-гөлле, буй-буй шарфы да өздереп килешә. Ә бигрәк тә әлеге шул уенчыктай җиңел ак читекләре! Әйтерсең ак бәкәлле колын! Баскан өстенә басып, сикереп чабарга җилкенеп тора. Үзе әрләшкән була, ә күзләре... Бернинди усаллык; бернинди дошманлык әсәре юк ләбаса күзләрендә. Озын керфекләр арасына яшеренгәннәр дә менә-менә көлеп җибәрергә торалар.
|