|
Yılğa-tuğaylarnıņ, urman-tawlarnıņ sixri maturlığı neçkә kűņelle Ğәlimcannıņ xәterendә dөnyәnıņ iņ gűzәl urını bulıp qala, anı maturlıqnı kűrergә, soqlanırğa, xıyallanırğa өyrәtә. Şuņa balaçaqnıņ bizәge, yәme bulıp istә qala torğan uyınnar, urmanğa cilәkkә, yılğa buyına balıq totarğa yөrűlәr kilep quşıla.
|
|
Галимҗанның балачагы Башкортстанның бик матур урынына, су буена урнашкан Солтанморат авылында башлана. Елга-тугайларның, урман-тауларның сихри матурлыгы нечкә күңелле Галимҗанның хәтерендә дөньяның иң гүзәл урыны булып кала, аны матурлыкны күрергә, сокланырга, хыялланырга өйрәтә. Шуңа балачакның бизәге, яме булып истә кала торган уеннар, урманга җиләккә, елга буена балык тотарга йөрүләр килеп кушыла. Галимҗанның туганнарыннан берсе Мохтар Ибраһимов болай дип искә ала: «Матур чаклар, күңелле чаклар!.. Әле дә хәтердә. Бервакыт без кечкенә арба ясау белән мавыгып киттек. Безгә аны зурлар да ясап бирергә әзер торалар, тик үзебезнең ясыйсыбыз килә. Без әле рәтләп пычкы да тота белмибез, шулай да үзебез ясыйбыз, үзебез эшлибез. Ниһаять, арбабыз эшләнеп бетте... Көпчәкләр юан колгалардан кисеп ясалган. Дүртесе дүрт эздән бара. Шулай да ул безнең өчен авылдагы иң матур, иң җыйнак арбалардан. Нигә матур булмасын, без ясаган бит аны!»
|